Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Хезмәт,

халыкны эш белән тәэмин итү һәм

социаль яклау министрлыгының

«29» сентябрь 2017 ел.1540/Л

номерлы приказы белән расланган

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе турында                                                                НИГЕЗЛӘМӘ

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге Нигезләмә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсенең эшчәнлеген җайга сала.

1.2. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе (алга таба – Идарә), муниципаль берәмлек территориясендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының (алга таба – Министрлык) вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» 2005 елның 6 апрелендәге 64-ЗРТ номерлы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәсьәләләре» 2007 елның 15 августындагы 388 номерлы карары нигезендә эшли.

1.3. Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы законнарына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актларына, Министрлык турында Нигезләмәгә, әлеге типовой Нигезләмәгә, Министрлык приказлары һәм боерыкларына, Министрлык белән федераль министрлык һәм ведомстволарның территориаль структур бүлекчәләре арасындагы килешүләргә таяна.

1.4. Идарә әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән үз карамагындагы мәсьәләләр буенча Министрлык компетенциясе чикләрендә, халыкны социаль яклау өлкәсендә дәүләт идарәсе функцияләрен гамәлгә ашыра.

1.5. Идарә үз компетенциясе чикләрендә, Министрлык ведомствосындагы муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре (алга таба – социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре) эшчәнлеген оештыра, аларга методик яктан җитәкчелек итә, координацияли һәм контрольдә тота.

1.6. Идарә үз эшчәнлеген Министрлыкның структур бүлекчәләре, җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлегенең территориаль бүлекчәләре, Россия Федерациясе Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча Региональ бүлекчә филиаллары, Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминиятләштерүе Территориаль фонды, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертизаның баш бюросы» федераль дәүләт учреждениесе белән үзара хезмәттәшлектә алып бара.

1.7. Идарәнең үз исеме белән мөһере, штамплары һәм бланклары бар.

1.8. Идарә структурасы һәм штат расписаниесе Министрлыкның территориаль органнары буенча билгеләнгән штатлар саны һәм дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү фонды чикләрендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры (алга таба – Министр) тарафыннан раслана.

2. Идарәнең төп бурычлары

2.1. Идарәнең төп бурычы булып муниципаль берәмлек территориясендә халыкны социаль яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәте законнары нигезендә, Министрлыкның төп бурычларына туры китереп гамәлгә ашыруны түбәндәге юллар аша тәэмин итү тора:

- аерым категория гражданнарга гарантияләнгән дәүләт социаль ярдәм чаралары күрсәтүне тәэмин итү;

- авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга, аз керемле гаиләләргә, аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү;

- гражданнарның социаль хезмәттән файдалануга хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү.

3. Идарәнең функцияләре

3.1. Муниципаль берәмлек территориясендә Министрлыкның төп бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыру максатында Идарә түбәндәгеләрне башкара:

3.1.1. Муниципаль берәмлек территориясендә дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтү секторы үсешенә ярдәм күрсәтә.

3.1.2. Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына кертелгән, ләкин дәүләт йөкләмәсен (заказын) үтәүдә катнашмый торган социаль хезмәт күрсәтүчеләргә компенсация түләү Тәртибен раслау, һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында» 2016 елның 29 декабрендәге 1046 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына кертелгән, ләкин дәүләт йөкләмәсен (заказын) үтәүдә катнашмый торган социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең (алга таба – социаль хезмәт күрсәтүчеләрнең) чыгымнарын компенсацияләүгә (кайтаруга) субсидия рәвешендә грантлар бирүгә гаризалар һәм документлар кабул итә, аларны тикшерә.

Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль хезмәт күрсәтү белән бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә (кире кайтаруга) субсидия рәвешендә грантлар (алга таба – грант) бирү турында килешү төзү хакында карар кабул итә, грант күләменең исәп-хисабын башкара, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә грантны күчерү яисә грантны күчерүдән баш тарту турында карар кабул итә.

3.1.3. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр исемлеген һәм аларның бәясен килешенүдә катнаша, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасы нигезендә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрдән тыш, аларга тарифлар социаль хезмәтләрне финанслауның җан башына туры килгән нормативлары нигезендә билгеләнә.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе балансында саналган, яраксыз хәлгә килгән милекне гамәлдән чыгаруга контрольне гамәлгә ашыра.

3.1.4. Дәүләт ярдәменә мохтаҗ төрле категория гражданнарны социаль яклауны тәэмин итү кысаларында, җирле бюджет акчалары хисабына үткәрелә торган социаль әһәмияткә ия чараларны финанслау турында җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр кертә.

3.1.5. Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан күрсәтелә торган, Бердәм дәүләт хезмәтләре реестрына кертелгән социаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентлары нигезендә, Министрлык тарафыннан билгеләнгән дәүләт хезмәтләре исемлегенә туры китереп дәүләт хезмәтләре күрсәтә.

3.1.6. «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе белгечләре тарафыннан башкарыла торган түләүләрне билгели, шул исәптән гражданнар мөрәҗәгате буенча билгеләнгән түләүләрнең гомуми саныннан социаль ярдәм чараларыннан файдаланучыларның эшләрен сайлап алып тикшерү юлы белән контрольдә тота.

3.1.7. Министрлыкның норматив актларында билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында, «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе бүлеге белгечләре һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Республика ресурс үзәге» белгечләре тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүне контрольдә тота.

3.1.8. Халыкны социаль яклау өлкәсендәге программаларны һәм план-чараларны үтәүне характерлый торган күрсәткечләрне исәпкә алуны оештыра, шул исәптән:

- Министрлыкка караган социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләренең эшчәнлеген бәяләү индикаторларын үтәүнең, халыкның тормыш дәрәҗәсе индикаторларының мониторингын гамәлгә ашыра;

- социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хисап һәм статистик мәгълүматларын анализлый һәм үз вакытында гомумиләштерә;

- социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре урнашкан объектларның һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең инвалидлар өчен уңайлылыгы мониторинглый.

3.1.9. Халыкны социаль яклауның мәгълүматлар базасын (банкын) алып бара, шул исәптән «Республиканың матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан халыкны социаль яклауның мәгълүматлар базасын (банкын) алып баруларын контрольдә тота.  

3.1.10.  Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру максатында, җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган гаиләләрнең балалары, социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр, социаль авыр тормыш хәлендәге гаиләләрнең балалары буенча реестрлар рәвешендә мәгълүматлар формалаштыра һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының башкарма комитетларына җибәрә.

3.1.11. Физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, үз хокукларын мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыра һәм яклый алмаган һәм үз бурычларын үти алмаган балигълык яшендәге юридик хокуклы затларга патронаж билгеләү буенча эшчәнлекне оештыра һәм гамәлгә ашыра, шулай ук әлеге гражданнарның ярдәмчеләре эшчәнлеген контрольдә тота.

3.1.12. Күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең уңайлылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү буенча устав функцияләрен үтәү мәсьәләләре буенча социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре эшчәнлеген оештыра һәм контрольдә тота, шул исәптән өлешчә:

- социаль хезмәтләрне социаль хезмәт стандартларына туры китереп күрсәтү;

- социаль хезмәт стандартларын үтәүгә эчке контрольне тәэмин итү;

- учреждениеләр эшчәнлеген бәяләү критерийларының билгеләнгән дәрәҗәсенә ирешүне тәэмин итү;

- учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү.

3.1.13. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Затны инвалид дип тану тәртибе һәм шартлары турында” 2006 елның 20 февралендәге 95 номерлы карарын тормышка ашыру кысаларында, гражданның мөрәҗәгате буенча, яшәеше чикләнү билгеләре булган һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданны, әгәр аның травмалар алу  яки дефектлар нәтиҗәсендә организм функцияләре бозылуны дәлилли торган медицина документлары булса, аны медик-социаль экспертизага җибәрүне гамәлгә ашыра.

3.1.14. Инвалидларны социаль яклау һәм социаль ярдәм белән тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән:

- инвалидларны, инвалид балаларны  социаль тернәкләндерү өлешендә, ул чараларны башкаручылар һәм башкару срогы күрсәтелгән индивидуаль тернәкләндерү программаларын гамәлгә ашыру буенча чаралар исемлеген эшли;

- социаль әһәмияткә ия объектларның һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең уңайлылыгын бәяләү буенча муниципаль берәмлекләрнең эшче төркемнәре эшендә катнаша.

3.1.15. Министрлык компетенциясе чикләрендә, балигъ булмаганнарның караучысыз һәм күзәтүчесезлеген профилактикалау буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда катнаша, шулай ук балигъ булмаганнарның караучысыз һәм күзәтүчесезлеген профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыра һәм караучысыз һәм күзәтүчесез балигъ булмаганнарга, аларның ата-аналарына яки балигъ булмаганнарны тәрбияләү, карау буенча үз бурычларын үтәмәгән һәм (яки) аларның тәртибенә тискәре йогынты ясаган яисә алар белән үзен кискен тоткан башка законлы вәкилләргә мөнәсәбәтле индивидуаль профилактик эшне оештыра; ведомстводагы социаль тернәкләнүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар учреждениеләренең эшчәнлеген контрольдә тота.

3.1.16. Халыкны социаль яклау, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе эшчәнлеген бушлай юридик ярдәм, шулай ук хокукый һәм мәгълүмати ярдәм белән тәэмин итүдә катнаша, шул исәптән муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләрендә халыкны социаль яклау өлкәсендәге законнарны бертөрле куллануны тәэмин итү буенча эш алып бара;

халыкны социаль яклау мәсьәләләре буенча, шул исәптән законнарга, башка норматив хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында, социаль стандартларны һәм нормаларны камилләштерү хакында Министрлыкка, җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр кертә.

3.1.17. Татарстан Республикасы территориясендә булган террорчылык акты нәтиҗәсендә зыян күргән затларга, законнарда каралган очракларда, дәүләт социаль ярдәме күрсәтүне гамәлгә ашыра.

3.1.18. Идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче гражданнарны кабул итә.

3.1.19. Министрлык тарафыннан үткәрелә торган мобилизация әзерлегендә катнаша.

3.1.20. Үз компетенциясе чикләрендә, Идарәдә террорчылыктан саклануны тәэмин итә.

3.1.21. Үз компетенциясе чикләрендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм кагыйдәләрен үтәү буенча чараларны, гражданнар оборонасы һәм террорчылыктан саклану буенча чараларны гамәлгә ашыра.

3.1.22. Террорчылыкны кисәтү, ачыклау һәм террорчылык идеологиясе барлыкка килү һәм таралуга китергән факторларны бетерү буенча чараларны эшләүдә һәм аларны гамәлгә ашыруда катнаша.

3.1.23. Террорчылыкка каршы тору чараларын гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлекне көчәйтү максатында үткәрелгән өйрәнүләрдә катнаша.

3.1.24. Янгын вакытында персоналны эвакуацияләү буенча күнегүләрдә, шулай ук террорчылыкка каршы тору чараларын гамәлгә ашыру күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән өйрәнүләрдә катнаша.  

3.2. Кергән корреспонденцияләрне, шул исәптән гражданнардан һәм оешмалардан алынган мөрәҗәгатьләрне терки, карап тикшерә (эшкәртә, үти), гражданнардан һәм оешмалардан алынган мөрәҗәгатьләргә җавап җибәрә, Министрлыкка мәгълүмат һәм материаллар җибәрә, шулай ук аларны үтәү срокларын саклауны контрольдә тота.

3.3. Идарәдә эш кәгазьләрен алып баруны һәм архив эшен закон таләпләре нигезендә оештыра (Идарә эшчәнлеге барышында барлыкка килгән документларны исәпкә алу, комплектлаштыру, саклау һәм файдалану), шул исәптән шәхси состав буенча, дәүләт хезмәтләреннән файдалану, дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларның шәхси делоларын алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең документларын саклауны тәэмин итә.

3.4. Тикшерүләр үткәрү хокукы белән, билгеләнгән квота чикләрендә, инвалидларны эшкә алуга күзәтчелекне һәм контрольне гамәлгә ашыруда катнаша.

4. Идарәнең хокуклары һәм бурычлары

4.1. Үзенең төп функцияләрен гамәлгә ашыру өчен Идарә түбәндәге хокукларга ия:

4.1.1. Идарә компетенциясенә кергән барлык мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрне Министрлык җитәкчелегенә һәм җирле үзидарә органнарына җибәрү.  

4.1.2. Дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, оешмалардан Идарә функцияләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматлар, материаллар һәм документларны законда билгеләнгән тәртиптә соратып алу.

4.1.3. Идарәгә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен кирәкле документлар белән танышу.

Муниципаль берәмлек территориясендә семинарлар, конференцияләр, киңәшмәләр, очрашулар, күргәзмәләр һәм аның компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча башка чаралар оештыру һәм үткәрү.

4.1.4. Муниципаль берәмлек территориясендә социаль сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара, координация һәм консультация органнары, комиссияләр эшчәнлегендә катнашу.

4.1.5. Идарәгә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка хокукларны тормышка ашыру.

4.2. Үз вәкаләтләре чикләрендә, Идарәнең түбәндәге бурычлары бар:

4.2.1. Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәүне оештыру.

4.2.2. Идарә карамагындагы дәүләт милкен исәпкә алу, милекнең сакланышын һәм аннан файдалануның нәтиҗәлелеген контрольдә тоту, кирәкле исәп документларын алып бару һәм хисапларны Министрлыкка билгеләнгән срокларда тапшыру.

4.2.3. Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләрендә халыкка күрсәтелгән социаль ярдәм чараларының, социаль хезмәтләрнең үз вакытында һәм сыйфатлы булуын контрольдә тоту, социаль булышлык чаралары, социаль ярдәм, социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча үз компетенциясе чикләрендә карарлар кабул итү.

5. Идарә җитәкчелеге

5.1. Идарә башлыгы вазыйфасына билгеләү һәм ул вазыйфадан азат итү Министр тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

5.2. Идарә хезмәткәрләре вазыйфасына билгеләү һәм ул вазыйфадан азат итү Министр тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

5.3. Идарә башлыгы булмаган вакытта (командировка, чираттагы ял, авыру һәм башкалар) аның хокуклары һәм бурычлары Министр приказы белән билгеләнгән Идарә башлыгы урынбасарына яки Идарә хезмәткәренә күчә.

5.4. Идарә башлыгы һәм аның хезмәткәрләренә квалификацион таләпләр, хокуклар һәм бурычлар «Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ЗРТ номерлы Татарстан РеспубликасыЗаконы белән билгеләнә.

5.5. Идарә башлыгы түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

5.5.1. Идарәгә гомуми җитәкчелек итә, аның эшчәнлеген планлаштыра, оештыра һәм контрольдә тота, хезмәткәрләрнең фазыйфаи бурычларын билгели, аларның Министрлыкның структур бүлекчәләре, башка дәүләт органнары, оешмалары, җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлеген оештыра.

5.5.2. Вазыйфаи бурычларын уңышлы һәм намуслы башкарган хезмәткәрләрен бүләкләү хакында, шулай ук хезмәткәр гаебе белән аңа йөкләнгән хезмәт бурычларының үтәлмәве яки тиешенчә үтәлмәве өчен дисциплинар җәза куллану турында билгеләнгән тәртиптә Министрга тәкъдим белән мөрәҗәгать итә.

5.5.3. Идарә хезмәткәрләренә Идарә компетенциясенә кергән, аларның вазыйфаи бурычлары чикләрендә, алар өчен мәҗбүри булган мәсьәләләр буенча күрсәтмәләр бирә һәм алардан әлеге күрсәтмәләрнең үтәлеше турында хисаплылык таләп итә.

5.5.4. Үз компетенциясе чикләрендә карарлар кабул итә, шул исәптән Идарә эшчәнлеге, һәм социаль хезмәт күрсәтү, социаль яклау учреждениеләре эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча, һәм аларның үтәлешен контрольдә тота.  

5.5.5. Өченче затлар алдында Министрлыкны тәкъдим итә һәм законнар нигезендә Министрлык исеменнән эш итә.

5.5.6. Министрлыкка, җирле үзидарә органнарына, карап тикшерү өчен, Идарә компетенциясенә  кергән мәсьәләләр буенча билгеләнгән тәртиптә тәкъдимнәр кертә.

5.5.7. Министрлыкның коллегия утырышларында, Министрлык тарафыннан үткәрелә торган киңәшмәләрдә, семинарларда, конференцияләрдә, җирле үзидарә органнары уздыра торган социаль юнәлештәге чараларда катнаша.

5.5.8. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен, тәкъдимнәрен, гаризаларын, шикаятьләрен билгеләнгән тәртиптә карап тикшерә, Идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүне оештыра.

5.5.9. Идарә хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре белән хезмәт киңәшмәләре үткәрә.

5.5.10. Үз компетенциясе чикләрендә эш документларын имзалый.

5.5.11. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе бүлекләре җитәкчеләренең ел саен бирелә торган чираттагы түләүле ял графигын, хезмәт хакын сакламыйча ял бирү срокларын килештерә;

5.5.12. Вазыйфаи регламент нигезендә башка бурычларны үти.

5.6. Идарә башлыгы законнар нигезендә җаваплы зат санала, шул исәптән Идарәгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары, әлеге Нигезләмә белән йөкләнгән бурычларны һәм функцияләрне үтәүгә, законнарны, Министрлык приказларын һәм боерыкларын үтәүгә, Идарә карамагындагы милекнең һәм документларның сакланышына, Идарә хезмәткәрләре тарафыннан эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренең һәм үтәү дисциплинасының үтәлешенә персональ җаваплы.

5.7. Идарә башлыгын бүләкләү (материаль стимуллаштыру) һәм дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләләре Министр тарафыннан хәл ителә.

Четверг, 7 декабря 2023, 12:38